Чишмә районының Русия Герое Максим Серафимов исемендәгет "Патриот" паркында яшь эшкуарларның форумы үтте. Чарада 35 яшькә кадәр булган яшь эшкуарлар, шулай ук “Студент стартап” федераль грант конкурсының җиңүчеләре катнашты. 2024 елда Мәгариф министрлыгы оештырган бу конкурста Башкортстаннан 120 студент җиңүче булып танылды. Алар берәр миллион сум акча алдылар. Хупланган стартап-проектлар буенча безнең республика Русиядә дүртенче урынны яулады. Көн двәамында яшь эшкуарлар үсеш институты, бизнес лидерлары белән аралашты.
Чараның максаты - республикадагы яшь эшкуарларны берләштереп, аларга бизнесларын үстерү мөмкинлекләре, дәүләт ярдәме алу турында сөйләү иде.
Республикада бүгенге көндә 14-35 яшьлек 1 млн 57 мең кеше яши. Үзенең шәхси эшен ачып, бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен бүген бөтен мөмкинлекләр бар. 2024 елда 147 яшь эшкуар үзенең социаль проектына грант алган. Алар өчен төрле халыкара, бөтенрусия, республика форумнары үткәрелә. Яшьләр өчен республикада ике дәүләт премиясе бар: фән һәм техника, архитектура өлкәсендә. 2019 елдан алып республикада бизнес-шериф институты эшләп килә: район хакимиятләре башлыкларының эшкуарлар белән эшләүче урынбасарлары бар.
Эшкуарларга республикада эшләп килгән бөтен ярдәм чаралары турында да тәфсилләп сөйләделәр. Чараның икенче өлешендә алар белән очрашуга республика җитәкчесе Радий Хәбиров килде.
Яшь эшкуарлар республика җитәкчесенә үзләренең проблемаларын да җиткерде. “Бирские просторы” җаваплылыгы чикләнгән ширкәтнең җитәкчесе Мелитос Мазманян туризм өлкәсендә бизнесын үстерү өчен җир алалмавы турында әйтте. Радий Фәрит улы бу сорауны ачыкларга кушты.
Авыргазы районыннан килгән МХО ветераны Рәмил Ишмаков МХО ветераннары өчен булган өстәмә ярдәм чаралары турында сорашты.
Очрашу ике як өчен дә бик фәһемле үтте.
Юлай Кәримов фотосурәтләре.