Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 гыйнвар , 16:38

Иң яхшы дуслар белән яңа очрашу

Чарада дүрт аяклы дусларның язмышына битараф булмаган һәркем катнаша ала.

Иң яхшы дуслар белән яңа очрашу
Иң яхшы дуслар белән яңа очрашу

Чарада дүрт аяклы дусларның язмышына битараф булмаган һәркем катнаша ала.

 

 

 25 гыйнварда Уфа мэры Ратмир Мәүлиев тәкъдиме белән янә "Кеше эзлим» хәйрия-агарту акциясе узачак, аның төп максаты –йортсыз хайваннарга ярдәм итү.

 Башлана 12: 00

Башкортстан урманчылары исемендәге Парк (Сәгыйть Агиш ур. керү урыны)

Тулырак мәгълүмат өчен телефон: +7 (917) 445-29-65

 Чара программасында:

 приюттагы этләр белән танышу һәм алар өчен яңа хуҗалар эзләү;

 приютлар өчен иганәләр җыю;

 ветеринария клиникалары белгечләрен кабул итү һәм консультацияләр бирү;

 йорт хайваннарын ташламалы чиплау һәм котыру авыруына каршы бушлай вакцинация:

көчекләр белән фото;

приютлардан этләр белән парк буйлап Гаилә белән йөрү;

 хаски җигелгән чаналарда шуу;

өйрәтү үзәгеннән этләр чыгышы;

"Дуслыкның токымы юк» яхшылык дәресе;

уеннар һәм конкурслар;

 тәм-том белән кайнар чәй.

Дүрт аяклы дусларның язмышына битараф булмаган һәркем катнаша ала. Ризык, медицина препаратлары, уенчыклар, бәйләр, муенчаклар һәм башка амуниция кабул ителәчәк – теләсә нинди,  көчегездән килгән  ярдәм безнең дүрт аяклы дусларга ярдәм итәчәк!

ФОТО: сайт адм.Аургазинского района.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: