Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 гыйнвар , 12:07

Мәктәп укучылары пеләшләнә башлаган

Моның сәбәбе нәрсәдә?

Мәктәп укучылары пеләшләнә башлаган
Мәктәп укучылары пеләшләнә башлаган

Русиядә мәктәп укучылары арасында чәч коелу проблемасы барлыкка килгән. Бу хакта Mash телеграм-каналы хәбәр итә. Аларның мәгълүматлары буенча, соңгы вакытта 15-16 яшьлек яшүсмерләр арасында бу сәбәп белән табибларга мөрәҗәгать итүчеләр саны артуы күзәтелә. Журналистлар билгеләп үткәнчә, пациентлар еш кына алопеция чиренең икенче яки өченче стадиясендә килә - чәчнең чамадан тыш коелуын аңлата. 

Белгечләр иртә пеләшләнүне дөрес тукланмау һәм еш стресс кичерү белән бәйли. "Кан тамырларының торышы алама булуы, гәүдәләрен төз тотып йөрмәүләре һәм матдәләр алмашынуы бозылуы аркасында барлыкка килә бу проблема", — диләр.

Коронавирус та  чәч коелуның бер сәбәбе булырга мөмкин. Табиб-трихологлар билгеләп үткәнчә, соңгы елларда мәктәп яшендәгеләрнең чәч коелу проблемалары белән килүчеләр саны дүрт тапкырга арткан. "Күбесенең йә маңгаенда пеләшләнгән, йә лепкә тирәсендә такырлана башлаган",- дигәннәр табиблар.

Әйткәндәй, бүгенге көндә чәч күчереп утырту буенча операциянең уртача бәясе 160-190 мең сум,  әмма бу процедурага ихтыяҗ артуны исәпкә алып, 2025 ел ахырына аның бәясе 230-250 мең сумга кадәр күтәрелергә мөмкин.

Фото: Ivanov Viktor Sergeevihc /Shutterstock.Fotodom  

Чыганак: Лента.ру

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: