Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 гыйнвар , 21:27

Юллар имин булсын өчен

Башкортстанда 21 км юл һәм 8 күпердәге эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында дәвам итәчәк.

Юллар имин булсын өчен
Юллар имин булсын өчен

Башкортстанда быел гомуми озынлыгы 21 километрдан артык булган 8 юл участогында һәм тулаем озынлыгы 1056 метр булган 8 күпердә эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында дәвам итәчәк. Аларны ремонтлауны һәм капиталь ремонтлауны оешмалар «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты буенча башкара башладылар. Эшләр Әбҗәлил, Әлшәй, Аскын, Белорет, Бөре, Караидел, Кырмыскалы, Күгәрчен, Миякә, Салават, Хәйбулла, Чакмагыш районнарында һәм Уфада башкарылачак. 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: БР Хөкүмәте порталы.

Юллар имин булсын өчен
Юллар имин булсын өчен
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: