Янгынга каршы махсус режим кертелде...
Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә республика Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрендә коммуналь һәм оператив хезмәтләрнең эшенә йомгак ясалды.
– Бу Яңа ел бәйрәмнәрендә без янгын хәвефсезлеге дәрәҗәсен арттыру буенча өстәмә чаралар күрдек. Аерым алганда, Башкортстан территориясендә 2024 елның 27 декабреннән 2025 елның 9 гыйнварына кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде, ул тыелган мәйданчыкларда ачык ут, фейерверклар куллануны, махсус җиһазланган урыннардан читтә пиротехника куллануны тыйды. Нәтиҗәдә һәлак булучылар саны кимеде, арытаба да янгыннарның тискәре нәтиҗәләрен киметүгә омтылырга кирәк, – диде төбәк Премьер-министры.
Республика территориясендә Яңа ел каникуллары чорында янгынга каршы махсус режим игълан ителүдән тыш, барлык муниципалитетларда да профилактика эшенең штаб форматы кертелгән. Күрсәтелгән чорда 13 меңнән артык профилактик рейд үткәрелгән, алар барышында 72 меңнән артык кеше яшәгән урыннарга килгән.
2024 ел нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, янгыннар саны 2023 ел белән чагыштырганда 11 процентка, ә янгыннарда һәлак булучылар саны 9 процентка кимегән. 12 муниципалитетта янгын вакытында кешеләрнең үлеменә юл куелмаган.
Фото: pravitelstvorb.ru