Киңәшмә Уфа тармак технологияләре колледжында үтте. Чарада республика хөкүмәте әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, сәнәгать предприятиеләре вәкилләре, колледжлар директорлары катнашты. Көн тәртибендә урта һөнәри белем бирү системасы үсеше, икътисадның төп тармаклары өчен квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләләре тикшерелде.
Башкортстан Башлыгы киңәшмә алдыннан Уфа тармак технологияләре колледжы эшчәнлеге белән танышты. Быелгы уку елында биредә төрле белгечлекләр буенча 1381 студент белем ала.
Уку йорты директоры Елена Верещагина белдерүенчә, 2024 елдан алып колледжда "Профессионалитет" федераль проекты тормышка ашырыла. Проект булышлыгында федераль бюджеттан заманча корылмалар сатып алуга 70 млн. сум акча алганнар. Тагын да 50 миллион сум республика казнасыннан бүленгән - бу акчаларга уку корпусына капиталь ремонт ясалган. Әйткәндәй, колледжны тәмамлаучыларның 98,8 проценты эшкә урнаша, шуларның 70 проценттан артыгы үзләштерелгән һөнәр буенча.
Радий Хәбиров уку кабинетларын, пешекчеләр остаханәләрен, проект-тикшерү, эксперименталь лабораторияләрне карады, шулай ук тиздән студентлар үзләре эшкә урнашачак кафеда булды.
-Уфа тармак технологияләре колледжы - без омтылырга тиешле нәрсәгә мисал. Уку базасы яхшы, федераль программаларда катнашалар. Тиздән гомум торакларына ремонт ясалачак. Биредә "Туризм" юнәлеше буенча "Профессионалитет" проекты тормышка ашырыла",- дип Радий Хәбиров җылы тәэссоратлары белән бүлеште.
***
Киңәшмәне ачканда Башкортстан Башлыгы махсус урта һөнәри белем бирү системасы каршында торган төп бурычны - бүгенге Русия икътисады ихтыяҗлары өчен конкурент сәләтле квалификацияле кадрлар әзерләүне билгеләде.
- Русия президенты Владимир Путин 2028 елга кадәр 1 млн. яңа белгечләр һәм квалификацияле эшчеләр әзерләргә кушты. 2030 елга исә аларның саны 2 миллионнан артырга тиеш. Махсус урта һөнәри белем бирү системасы - ул югары дәрәҗәдәге кадрлар ревервы әзерләүдәге стратегик звено. Бүген сәнәгатьтә генә түгел, медицинада да, мәгариф һәм башка тармакларда да кадрлар кытлыгын тоябыз. Урта махсус һөнәри белем бирүгә заманча кадрлар, тәү чиратта эшче белгечлекләре буенча, әзерләү сыйфатын күтәрү һәм шартлар тудыру өчен җитди чыганаклар салына,- диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы колледжларның матди базаларын ныгытуга һәм кадрлар мәсьәләләрен чишүгә "Профессионалитет" федераль проекты булышуын билгеләде. Шуның чикләрендә республика 1,6 млрд сум акча алган.
Башкортстан белем бирү-җитештерү үзәкләрен (кластерлар) ачу буенча Русиядә лидер булып санала. Алар колледжлар һәм профильле предприятиеләр партнерлыкларында ачыла. 2025 елда республикада кластерлар санын 19га җиткерү планлаштырыла.
***
Русия Дәүләт Думасы депутаты Эльвира Аиткулова Дәүләт Думасының мәгариф буенча күчмә утырышының 2025 елның мартында Уфада үтәчәге хакында җиткерде.
БР Башлыгы сайтыннан.