Көнүзәк
5 гыйнвар 2025, 09:36

Пиротехника белән сак булыйк

Бу эшләнмәләр бик матур күренеш тудырса да, безгә аның куркынычлыгы турында да онытмаска кирәк!

Пиротехника белән сак булыйкПиротехника белән сак булыйк
Пиротехника белән сак булыйк

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында, аеруча пиротехника, электр, яктырткыч бизәлеш эшләнмәләре белән сак булырга чакыра. Статистика күрсәткәнчә, бу чорда аеруча, янгын очраклары ут белән саксыз эш итү, электр приборлары төзексезлеге һәм гади генә янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәмәүдән килеп чыга. Куркыныч хәлләр килеп чыкмасын өчен шуны истә тотарга кирәк.

 

Пиротехник эшләнмәләрне сатып алганда, бары тик махсус кибетләрдән, махсус бүлекләрдән генә алырга киңәш ителә. Сатып алган очракта пиротехник эшләнмәнең куркынычсызлык һәм сыйфат сертификатын, рус телендәге куллану инструкциясен сорарга һәм саклану срогын карап алырга кирәк. Срогы чыккан пиротехник эшләнмәләрне куллану катгый тыела. Сатып алынган фейрверкларны үзенең оригинал савытында, коры, температурасы +30 градустан артмаган, янып китүчән матдәләрдән, предметлардан, җылылык приборларыннан читтә, балалар кулы җитмәгән җирдә саклау зарур. Юешләнгән, савыты бозылган фейрверкларны киптереп яңадан куллану, машина салонында, кесәләрдә, саклау катгый тыела.

Бәйрәм вакытында пиротехник эшләнмә (фейрверкларны) кулланыр алдыннан берничә киңәш - кагыйдәне белү мөһим.

Фейрверк, салютларның иң беренче чиратта кулланыр алдыннан инструкциясе белән танышырга. Пиротехник эшләнмәләрне (фейрверк, салютларны) бары тик махсус билгеләнгән урыннарда гына кулланырга. Барлык пиротехник эшләнмәләр бары тик ачык һавада, урамда гына куллану өчен каралган. Аларны бина эчендә, өйдә, фатирларда куллану, фатир балконнарыннан аттыру, пожар һәм шартлау куркынычы булган объектлар, тимер юл, газүткәргечләр , зур көчәнешле электр челтәре, сәхнәләрдә, спорт корылмаларында, халык куп җыелган митинг демонстрация урыннарында, тарихи һәйкәлләргә туры кергән объектлар тирәсендә куллану катгый тыела.

Пиротехник эшләнмәләрне куллану 18 яше тулмаган кешеләргә катгый тыела. Салютларны аттырганда аны тигез, каты урынга урнаштырырга, урнашу мәйданы кечкенә салютларны аумасын өчен читләреннән яхшылап беркетергә яки каты карга урнаштырырга кирәк. Фейрверк аттыручы фитильне кабызуга тиз генә, эшләүче фейрверктан аркасы белән борылып куркынычсыз урынга китәргә тиеш. Яндырган фитильгә, янып киткән салютка, йөз белән иелү катгый тыела. Салют эшләп беткәннән соң, аның кулланылган калдыгы янына 10 минут вакыт үткәч, аның куркынычсызлыгына инангач кына килергә, һәм калдыкларын саклык белән генә алып суга салырга һәм 24 сәгать үткәннән соң гына, каты калдыклар чүплегенә атарга кирәк. Пиротехник эшләнмәләрне дөрес сакламаганда, дөрес кулланмаганда , тән җәрәхәтләре алу, янгын чыгу куркынычы ихтимал. Гади генә шушы кагыйдә - киңәшләрне исебездә тотсак безнең яңа ел бәйрәмнәребез күңелле, истә калырлык матур үтәр. Йорт җирләребезгә, сәламәтлегебезгә зыян килмәс дип ышанып калабыз.

 

Пиротехника белән сак булыйк
Пиротехника белән сак булыйк
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас