РФ Президенты Владимир Путин Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировка Яңа ел котлавы җибәрде.
“Хөрмәтле Радий Фәрит улы!
Сезне Яңа ел белән котлыйм!
Барыбыз да яраткан бу матур бәйрәм барсын да берләштерә, һәр йортта аерым, гаиләгә генә хас булган кәеф бирә, иң җылы хисләрне уята.
Сезгә сәламәтлек телим, ниятләгән хыялларыгыз чынга ашсын һәм барсы да яхшы булсын!
Владимир Путин”. диелә котлауда.
Яңа ел белән РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин да, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров та котлады.
Чыганак: glavarb.ru