Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 декабрь 2024, 15:37

Яңа ел чоры күңелле үтәчәк

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә республика шәһәрләрендә һәм районнарында Яңа ел чараларын үткәрү турында фикер алыштылар.

Яңа ел чоры күңелле үтәчәк
Яңа ел чоры күңелле үтәчәк

Бәйрәм каникулларына төбәкнең мәдәният учреждениеләре 28 меңнән артык мәдәни-массакүләм чаралар планлаштырган. Тулаем, 12 меңнән артык вакыйга булган инде, аларны 1 миллионга якын тамашачы караган.

- Халыкка уңайлы булсын өчен «Башкортстанның мәдәни дөньясы» порталында вакыйгаларның җентекле календаре урнаштырылды, – дип билгеләп үтте төбәкнең Мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.

Башкортстан Башлыгы Яңа ел чараларын әзерләүдә катнашучы министрлыклар һәм ведомстволар хезмәткәрләренә эшләре өчен рәхмәт белдерде. Радий Хәбиров республика халкының бәйрәмнәрне яхшы һәм файдалы уздырачагына ышаныч белдерде.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: БР Башлыгы порталы.

Яңа ел чоры күңелле үтәчәк
Яңа ел чоры күңелле үтәчәк
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: