- Без бүген сезнең белән быел йомгаклау оперативкасын үткәрәбез. Ул сан буенча 46нчы. Шунысы гаҗәп, узган ел без дә шундый 46 киңәшмә уздырдык. Бу яхшы килешенгән эш турында сөйли. Без 180 төп мәсьәләне карадык, 360 йөкләмә бирелде. Аларның барысы да контрольдә тора һәм үтәлергә тиеш. Мөһим момент -мин бу хакта һәрвакыт әйтәм: республика халкы хакимиятнең бурычларын, аларның нәрсә белән шөгыльләнүен, нинди проблемаларны хәл итүебезне белсен өчен. Баштан ук без ачык режимда оператив киңәшмәләр үткәрәбез. Әлбәттә, ел нәтиҗәләрен без тулысынча бераз соңрак, барлык статистик мәгълүматлар килгәч ясаячакбыз. Әмма иң мөһиме – бүген барыгызга да, хөрмәтле коллегалар, быелгы хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Ул чыннан да бик катлаулы шартларда алып барылды. Иң мөһиме, республика икътисады үсүен дәвам итте. Барлык санкцияләргә, чикләүләргә, кыенлыкларга карамастан, без республиканың алга баруын тәэмин иттек, - дип ассызыклап үтте Радий Фәрит улы.
Туларак бу хакта сылтама аркылы кереп хәбәрдар булырга мөмкин.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Башлыгы порталы.