Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 декабрь , 13:14

Яшьләр сүзен яшьләр ишетер

Ясалма акыл һәм безнең киләчәк.

Яшьләр сүзен яшьләр ишетер
Яшьләр сүзен яшьләр ишетер

Ясалма акыл һәм безнең киләчәк.

Бүгенге көндә ясалма акылның безнең көнкүрешебезгә омтылышлы килеп керүе ачык күренә. Кайсы өлкәне генә алмасак та, аның йогынтысы арта бара. Киләчәктә ясалма аң, эш процессларын, укытуны һәм хәтта социаль хезмәттәшлекне алмаштырып, көндәлек тормышыбызның аерылгысыз өлеше булачак дигән фикер туа. Ләкин бу уңай күренешме? Дөнья барышына каршылык китермәсме?
Бу сорауларга җавап табар өчен берничә өлкәне җентекләп карап китүе дөрес булыр.

Ясалма акыл мөһим роль уйнаячак төп өлкәләрнең берсе - медицина. Компьютер алгоритмнары табибларга төгәлрәк диагнозлар куярга һәм дәвалауның индивидуаль схемаларын эшләргә ярдәм итеп, гаять зур күләмле мәгълүматны анализлый алачак. Галимнәр фаразлавынча, ясалма акылның, моннан тыш, вирус белән авыручылар саны артуын алдан кисәтеп, куркыныч эпидемияләрдән саклап калырга мөмкинлеге дә бар диләр.
Белем өлкәсендә, шулай ук, шактый күп ачышлар булачак. Һәр студентның уникаль ихтыяҗларын исәпкә алып, уңайлы уку программалары төзеләчәк. Мондый алым укытуның нәтиҗәлелеген күтәрәчәк һәм аны тагын да килешле итәчәк. 2023 елдан башлап мәктәп укучыларының гуманитар фәннәр буенча язма эшләрен тикшерүче программалар төзелгән. Проектны булдыручылар ясалма акылны грамматик, пунктуацион һәм хәтта мәгънәви хаталар эзләргә өйрәткәннәр. Алдагы елларда БДИ кысаларында язылган теоретик һәм практик ( иншалар) эшләрне шулай ук ясалма акыл тикшерәчәк дигән яңалык билгеләнде.
Бу ачыш безнең көндәлек тормышыбызны җиңеләйтә, вакытыбызны экономияли. Әмма уңай яклары белән бергә, кире сыйфатларын да төшереп калдырмый. Бар эш тә автоматик рәвештә башкарылса, эш урыннары кими, димәк, илебездә эшсезлек проблемасы артачак. Кешеләр үзләренең кирәксезлекләрен сизеп, төшенкелеккә бирелергә мөмкин. Бу эмоциональ планда негатив булачак, кешеләрдә активлык, дәрт, киләчәккә омтылыш кимиячәк, икенчедән, сәламәтлеккә зыян китерәчәк, чөнки дисциплина, хәрәкәтчәнлек бетәчәк.
Шулай ук, белем дәрәҗәсе кимүгә дә зур йогынты ясала. Укучылар китап укымыйлар, чөнки бар сорауга җавапны тавыш ярдәмчесе Алисә табып бирә, иҗади эшләрне өйрәтелгән программа язып бирә, хәтта диплом эшен дә ясалма акылдан яздырткан студентлар булуы ачыклана. Кешеләрдә акыл йөртә белү, җаваплылыкны югалту, ялкаулык проблемасы арта.
Мин, студент буларак, ясалма акыл көндәлек тормышымның зур өлешен биләп алды дисәм, ялган булмас. Киләчәк һөнәремә турыдан-туры бәйле булмаган предметлардан биремнәр эшләүдә ул зур ярдәм күрсәтә. Көннәр буе китап өстендә утырырга кирәк түгел, чөнки җавапларны табуы хәзер бик тә җиңел, алгоритмнар тиешле итеп эшләсен өчен, мәсьәләне яза белергә генә кирәк. Шуңа карамастан да, күп кенә эшне үз уен һәм тырышлыгын белән эшләргә кирәк.

 Мәсәлән, татар теле өлкәсенә караган ясалма акыл программалары юк дип әйтсәк тә була. Өстәвенә, ясалма интеллектка ышанычым зур булуы аркасында, уку биремнәрен яңадан эшләп бирергә туры килде.

 

Тагын бер очрак булды, укылган әсәр буенча инша язганда, мин бу биремне ясалма акылга тапшырырга булдым, ә инде әзер эшемдә хәтта әсәрнең төп геройлары исемнәре бөтенләй икенче булганын күргәч, минем ышанычым юкка чыкты. Чынлап та, иҗади эшләрне үз акылың белән язсан, әзер материал күпкә дөресрәк һәм яхшырак килеп чыга. Ясалма акыл минем нинди фикердә булуымны каян белергә тиеш соң?

Әлбәттә, һәрбер яңалыкның үз уңай һәм кире яклары була. Әмма киләчәгебегә начар йогынты ясамасын өчен алар белән куллана белергә кирәк. Ясалма акыл ул бик тә файдалы ярдәмче, ул алдыбызда күп төрле мөмкинлекләр ача, ләкин тормышыбызны артык гадиләштерү яхшы нәтиҗәләргә китермәячәк. Ясалма акылның безнең тормышыбызны тамырдан үзгәртүе бездән тормый, әмма ул үзгәрешләрнең нинди  сыйфатка ия булуы  нәкъ безнең кулларда!..

Азалия Исмәгыйлева.

УФТУ, 3 курс.

 

Фото: habr.com

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: