Студент тормышы – иң күңелле чак, дип юкка гына әйтмиләр.
Яңа танышларың, яңа мавыгуларың барлыкка килә. Син яңа тормышка аяк басасың, үзаллылыкка өйрәнәсең. Чөнки янәшәдә сине кайгыртып торыр әти-әни юк, үзеңә тырышырга кирәк, һәммәсе дә үзеңнән генә тора! Әлбәттә, әтием-әнием белән һәрчак элемтәдә торам. Телефон аша да көн дә хәбәрләшеп торсам да, ялларда туган өйгә кайтып йөрсәм дә, барыбер якыннарымны, туган йортны нык сагындыра.
Һәр кешенең күңелендә бу бәхетле мизгел төрле яклары белән истә кала. Берәүләрдә ул өмет-ышанычлар һәм романтик мавыгулар чоры буларак, ә икенчеләрдә тулай торак, сессия вакытында төннәр буе укып утыру, имтихан алдыннан борчылып “калтыраулар” ( ныклы белемгә ия булу бик җаваплы эш, имтиханны да бер керүдә яхшы билгеләргә тапшырасмы килә) белән дә истә каладыр.
Кыскача әйткәндә, студентлык чоры ул – үзаллы тормыш мәктәбе, яңа, чиксез мөмкинлекләр. Куллан, файдалан гына шуны. Бүгенге заманда һәр кеше яңа белемгә һәм мөмкинлекләргә омтылып яшәргә тиеш.
Студент елларым минем язмышымда да иң күңелле һәм онытылмас еллар булып истә калыр дип өметләнәм. Мин инде 3нче курста укыйм. Ә өч ел элек үз төркемем һәм тулай торак буенча күршеләрем белән танышканымны бүгенгедәй хәтерлим. Тәүдә без бер-беребез өчен бөтенләй чит кешеләр идек бит. Чынбарлыкта бу халәтне барысы да кичерә. Үзара яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырып булырмы икән, дип тә уйланасың. Аннары, бераз аралашкач та, син аларның да шундый ук уку теләге янучы һәм яңа танышуларга ачык кызыклы кызлар икәнлеген аңлыйсың.
Мин үземнең дусларымнан нык канәгатьмен – мин бик шәп төркемгә эләктем. Кызлар Уфага якын районнардан, бер-беребезне аңлап, авыр чакларда ярдәм итешеп яшибез. Алар,чыннан да, минем өчен хәзер инде туганнар кебек якын. Мин шул кыйммәтләрне аңлыйм һәм бу хисләр, бу дуслык әти-әниемнәрдән ерак булганда миңа көч бирә. Студент булу бик кызык ул!
Регина Гәрәева, 3 нче курс талибәсе. УФТУ.
Фото: festivalnauki.ru