Туры элемтә вакытында, 19 декабрьдә, Русия Президенты Владимир Путин Русиядә авыл хуҗалыгын үстерү һәм тармак өчен кадрлар әзерләү турында сөйләде.
- Хәзер авылда эшләү кызыклырак була бара. Бу инде индустрия. Ул югары класслы, югары квалификацияле белгечләр таләп итә. Өстәвенә төрле дәрәҗәләрдә, - диде Президент.
Авыл өчен кадрлар әзерләүгә килгәндә исә, Владимир Путин сүзләренчә, бу хакта елына бер генә тапкыр Президентның турыдан-туры линиясе кебек чараларда гына түгел, даими сөйләшүләр кирәк. Дәүләт үз ягыннан бу тармак өчен абитуриентларны җәлеп итү өчен барысын да эшләячәк, дип ышандырды Президент, әмма җитештерүчеләр дә тиешле шартлар тудырырга, шул исәптән максатчан рәвештә кадрлар әзерләүгә юнәлтергә һәм үзләре өчен кирәкле кадрларны сайлап алырга тиеш. -Башкортстан Республикасында агросәнәгать секторында кадрлар мәсьәләсен хәл итү буенча максатчан эш алып барыла, дип билгеләп үтте бу уңайдан БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары- авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. -2023 елда бу юнәлештә дәүләт ярдәменең гомуми суммасы 109 млн сумнан артып китте. Башкортстан Республикасы агросәнәгать комплексының кадрлар потенциалына ярдәм итү программасын гамәлгә ашыруны дәвам итәбез, - диде ул. - 2024 елда төбәк программасы кысаларында 100 яшь авыл хуҗалыгы белгече 750 мең сум күләмендә «күтәрү» акчалары алды. Биредә дәүләт ярдәменең гомуми суммасы 86 млн сумнан артык тәшкил иткән.
Фото: pravitelstvorb.ru