Көнүзәк
19 декабрь 2024, 14:23

Путин Русия блогерларын хуплый

РФ Президенты Владимир Путин блогерларны хуплады һәм онлайн-мәйданчыкларда нинди контент трансляцияләргә кирәклеге турындагы сорауга җавап бирде.

Путин Русия блогерларын хуплыйПутин Русия блогерларын хуплый
Путин Русия блогерларын хуплый

Бу хакта Владимир Путин ел саен уздырыла торган матбугат конференциясе белән берләштерелгән туры линиясе барышында әйтте. 

Блогер Влад Бумага Президентка аның блогын караган балаларга нинди кыйммәтләр тәкъдим ителергә тиешлеге турында сорау бирде. Дәүләт Башлыгы аның Контент буенча киңәшләре файдасыз булачак, дип җаваплады.

«Үз балагыз һәм сезнең ул яшәячәк ил алдында җаваплылык, сезне миңа караганда да яхшырак ориентлаштырачак", - дип ассызыклады Путин. Ул блогерларның дөрес кыйммәтләрне «аның кушуы буенча түгел, ә йөрәк таләбе буенча» сайлаячагына ышаныч белдерде һәм җаваплылык хисе турында истә тотарга чакырды.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: "Башинформ".

Путин Русия блогерларын хуплый
Путин Русия блогерларын хуплый
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас