Владимир Путин белдерүенчә, русиялеләргә шалтыратучы кол-үзәкләр урындагы махсус хезмәтләр контроле астында Украинада эшли. Дәүләт башлыгы билгеләвенчә, бу илдә телефон мошенниклыгы дәүләт сәясәте дәрәҗәсенә мендерелгән. Шулай алдау юлы белән 250 млрд. сумга якын акча алганнар.
"Банклар тиз генә кредит бирергә өйрәнделәр, ләкин алар кешенең түли алу сәләтен тикшерергә тиешләр. Әгәр керемнең 50проценты гражданинның кредитын хезмәтләндерүгә китсә, ул чакта кредит бирү кыйммәтле уңайлылыкка әверелә. Алдашулар күләме хәттин ашкан. Герман Греф миңа бөтен банк системасы буенча гражданнарның акча исәпләреннән Украина территориясеннән генә 250млрд. сумнан артык акчаларын алдап алганнар дип җиткерде. Бу бик җитди колач ала. Союздашларының акчаларын басканда Гитлер армиясе дә шулай эшләгән. Моңа җитди игътибар юнәлтергә кирәк. Әйдә 50 мең сумны тиз генә бирсеннәр ди, ә менә 50дән алып 200 мең сумга кадәр бер-ике сәгать тикшерсеннәр. 200 мең сумны гомумән берничә көнгә сузарга кирәк", диде Владимир Путин.
Путин үзенең танышларына да мошенниклар шалтыратуын әйтте. Дөрес, танышлары арасында алданучылар юк. Алар шунда ук трубканы куялар икән. Путин гражданнарга да шулай ук эшләргә киңәш итте.