Көнүзәк
19 декабрь 2024, 16:07

"Мин башка андый ил лидерын белмим"

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев шундый фикер әйтте.

"Мин башка андый ил лидерын белмим""Мин башка андый ил лидерын белмим"
"Мин башка андый ил лидерын белмим"

РФ Президенты Владимир Путин белән туры бәйләнеш – илнең сәяси тормышында чагу вакыйга булып тора. Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев шундый фикер әйтте.

“Русия Президенты кискен проблемалар турында сөйләшүдән курыкмый, - диде ул. – Ул халыкны борчыган сорауларга ачыктан ачык җавап бирә. Власть белән халык арасындагы мондый сөйләшү форматы илдә яшәүчеләрнең ихтыяҗларын һәм борчыган проблемаларын ачыкларга ярдәм итә.
Ил башлыгы махсус хәрби операция, халыкара хәлләр  темасына аерым тукталды. Эчке сәясәт буенча да бөтен мөһим юнәлешләр буенча җаваплар бирде. Сәламәтлек саклау өлкәсенең беренче звеносы, дарулар белән льготалы тәэмин итү, милли проектларны гамәлгә ашыру, күп балалы гаиләләргә ярдәм итү, авыл хуҗалыгын үстерү һәм башкалар.

Мин башка бер илнең дә халык белән шундый форматта сөйләшкән лидерын белмим. Владимир Путинга килгән сораулар ике миллионнан арткан, бу халыкның аңа ышанычын белдерә. Без – парламентарийлар өчен бу бик файдалы мәгълүмат, киләчәктә эштә ул тәҗрибәдә кулланылачак”.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас