Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 декабрь 2024, 18:41

Авыл һәм гаилә ипотекалары лимитсыз булырга тиеш

Гаилә һәм авыл ипотекалары өчен бернинди лимитлар булырга тиеш түгел, дип белдерде Русия Президенты бүгенге туры элемтә барышында.

Авыл һәм гаилә ипотекалары лимитсыз булырга тиеш
Авыл һәм гаилә ипотекалары лимитсыз булырга тиеш

"Бу торак төзелешендә мөһим корал. Төзелгән торакның 50% -индивидуаль торак, һәм нигездә авылларда. Ешрак 40 яшьтәгеләр алалар. Кешеләр йорт сала, гаиләләр кора. Бернинди лимитлар да булырга тиеш түгел", - диде Дәүләт Башлыгы һәм Хөкүмәткә төбәкләргә субсидияләр җибәрергә кушты.

Бу ипотека программалары алга таба да гамәлдә булачак. Владимир Путин сүзләренчә, ІТ-ипотеканы ябу тәкъдиме каралган, ләкин исәпләүләр нәтиҗәлелекнең чыгымнардан югарырак булуын күрсәткән.

Шулай ук Ерак Көнчыгыш, Арктика һәм Русиянең яңа төбәкләрендә ташламалы ипотекалар арытаба да калачак.

 

"Башинформ" буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

 

Авыл һәм гаилә ипотекалары лимитсыз булырга тиеш
Авыл һәм гаилә ипотекалары лимитсыз булырга тиеш
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: