Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 декабрь 2024, 18:24

Тау шуарга әзерсезме?

Быел торак пунктларда барлыгы 241 кышкы тау эшләячәкләр, шуларның 133е дәүләт теркәве узачак.

Тау шуарга әзерсезме?
Тау шуарга әзерсезме?

 

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә кышкы аттракционнарны эксплуатацияләүгә әзерлек турында фикер алыштылар. Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү буенча республика дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Урал Искәндәров хәбәр иткәнчә, нигездә, кышкы шуу таучыклары агачтан ясала. Биеклеге 1 метрга кадәр булган боз тауларының техник торышын тикшерүне таләп итмиләр.

- 17 декабрьгә Дәүләт комитеты белгечләре

96 тауның торышын тикшерде. Калган 37 корылманы теркәү эшен 20 декабрьгә кадәр төгәлләргә планлаштырабыз, - диде Урал Искәндәров. Дәүләт комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Яңа ел шәһәрчекләре территориясендә таудан имин шуу кагыйдәләрен урнаштырырга кирәклеген билгеләп үтте, шулай ук кышкы чорда халык өчен кышкы аттракционнарны эксплуатацияләү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирү өчен 8-800-347-70-00 кайнар линиясе эшләячәген өстәде. Моннан тыш, мәктәп каникуллары көннәрендә дәүләт комитеты ата-аналарны һәм балаларны таудан шуганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру буенча куркынычсызлык акцияләре үткәрәчәк. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ассызыклаганча, барлык яңа ел шәһәрчекләрен җиһазлауны 20 декабрьгә кадәр төгәлләргә һәм 23 декабрьгә кадәр бу эшнең нәтиҗәләре турында хәбәр итәргә кирәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республиканың торак пунктларында барлыгы 329 Яңа ел мәйданчыгы һәм 1 119 бәйрәм чыршысы урнаштырылган.

Чыганак: glavarb.ru

ФОто: culture.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: