Көнүзәк
17 декабрь 2024, 15:46

Максат - кеше гомерләрен саклау

Радий Хәбиров юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты, аны видеоконференция режимында Русия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин үткәрде. Көн тәртибендә - юлларда аварияләрнең агымдагы күрсәткечләре һәм бу юнәлештә вәзгыятьне яхшырту буенча чаралар булды. Вице – премьер ассызыклаганча, ил Президенты юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә үлүчеләр санын 2030 елга бер ярым тапкырга һәм 2036 елга ике тапкырга киметү бурычын куйган.

 - Илебезнең юл каркасын үстерү эшендә безнең өстенлекле бурычыбыз – юлларда хәрәкәт иминлеген арттыру һәм мөмкин кадәр күбрәк кешенең – машина йөртүчеләрнең, пассажирларның, җәяүлеләрнең гомерен саклап калу, - диде Марат Хөснуллин. – Узган ел белән чагыштырганда зур булмаса да, юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны 0,7 процентка кимегән. Шул ук вакытта шуны да ассызыклыйм: мондый динамиканы елдан – ел тотып калу авырая бара, объектив сәбәпләрне исәпкә алып-автомобильләшүнең һәм хәрәкәт интенсивлыгының артуы, йөк һәм пассажир агымнары юнәлешләренең үзгәрүе. Әйтик, кайбер федераль трассалар буенча без аерым участокларда хәрәкәт интенсивлыгының үсешен 10 проценттан 100 процентка кадәр күрәбез, соңгы ике елда уртача күрсәткеч 20-30 процентка арткан. Шуңа күрә безнең беренче чираттагы бурычларыбыз-юлларда аварияләр һәм үлем очракларын киметү буенча уңай динамиканы саклап калу гына түгел, ә заманча чынбарлыктан чыгып, ситуацияне яхшырту буенча өстәмә чаралар эшләү белән системалы рәвештә шөгыльләнү.

Утырышта катнашучылар шулай ук Русиядә Юл хәрәкәте иминлеген арттыру стратегиясе проектын әзерләү турында да фикер алыштылар, ул «Тормыш өчен инфраструктура» яңа милли проекты белән синхронлаштырылачак. Марат Хөснуллин губернаторларга аварияләр, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлүчеләр санын киметү буенча эш планнарын эшләүне һәм аларның үтәлешен шәхси контрольгә алырга, шулай ук төбәкләр территориясендә автомобильләр үсеше динамикасын бәяләргә кушты. Вице-премьер җәяүлеләрнең куркынычсызлыгына һәм балаларның юл-транспорт җәрәхәтләрен профилактикалауга аерым игътибар бирергә кирәклеген билгеләп үтте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстанда 2024 елның 11 аенда республика юлларында 2 675 юл-транспорт һәлакәте булган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 677 очракка яки 20,2 процентка кимрәк. 2024 елда республикада юл хәрәкәте иминлеген арттыру өчен 56 км юл һәм күпер төзелде һәм реконструкцияләнде,  сигез күпер һәм 1 300 км юл норматив хәлгә китерелде. Моннан тыш, 86 яңа светофор объекты, 278 км барьер һәм җәяүлеләр коймасы урнаштырылган, 18 873 юл билгесе яңартылган. Машина йөрү өлешендә 285 ясалма тигезсезлек, ә юллар буйлап 84 км тротуар һәм 308 км ясалма яктырту урнаштырылган.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас