Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә Русия Герое Максим Серафимов исемендәге “Патриот” хәрби-патриотик паркның 2024 елга эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сүз барды.
Республиканың мәгариф министры вазыйфаларын башкаручы Илдар Мәүлетбирдин әйтүенчә, парк Чишмә районы территориясендә урнашкан һәм 2022 елда эшли башлаган. Ул “Авангард” яшьләрне хәрби-патриотик тәрбия уку-методик үзәген, “Партизаннар авылы” музей-күргәзмә авылын, хәрби-тактик уеннар үзәген, хәрби-кыр лагерен, “Геройлар узышы” каршылыклар полосасын, ашханә һәм йокы корпусларын үз эченә ала. 2024 елда тагын ике торак модуле һәм физкультура-сәламәтләндерү комплексы, баскетбол, футбол, волейбол һәм көрәш белән шөгыльләнү өчен зал куллануга тапшырылды.
“Авангард” бер сменада 400 кешене кабул итә ала. 2024 елда 5379 укучы биш көнлек җыеннарда булган, шуның 424е – профессиональ белем бирү оешмалары студентлары. Профильле сменаларда 6737 кеше үткән, 1049 егет парашют белән сикергән, “Геройлар узышы”нда 6 191 кеше катнашкан.
Моңардан тыш, парк базасында башка министрлыклар һәм ведомстволар үз чараларын үткәрә.
Радий Хәбиров 2025 елның җәенә Максим Серафимов скверын төзекләндереп бетәргә кушты.
Чыганак: glavarb.ru