Ростан Тавасиев картәтисе сыман рәссам, сынчы, ул шулай ук графика белән шөгыльләнә. Ул Башкортстан турында тәссоратлары белән бүлеште.
"Биредә картәтиемнең исемен онытмауларына, аның исеме мәдәниятны үстергә ярдәм итүенә бик дулкынландым һәм шатландым. Бөтендөнья Башкортлары корылтае булдырган С. Тавасиев исемендәге премия талантлы кешеләргә тапшырыла һәм аны тапшыруда катнашу - минем өчен зур ихтирам билгесе. Башкортстанга килүем беренчегә генә түгел, биредә булуыма һәрвакыт шатмын, тагын киләчәкмен әле", диде ул.
Ростан Тавасиев картәтисе иҗат иткән Салават Юлаев һәйкәлен яңартуга карата фикере белән бүлеште. "Бу мәсьәләдә ни эшләргә икәнлеген белгән экспертларга ышанырга кирәк дип уйлыйм. Без табиб диагнозын шик астына алмыйбыз бит, дару кабул итәргәме-юкмы дип уйламыйбыз. Бу мәсьәләдә мин профессионаллар фикеренә ышанам",- диде ул.
"Башинформ" буенча.