*Башкортлар, биш гасыр дәвамында булган сыман, Ватанга ышанычлы, тугры, фидакарь, һәрчак аны якларга әзер булуыбызны янә исбатлый.
*Башкортстан зыялылары кырыс елларда үз халкы белән, алар төп максатка берләште - махсус хәрби операциягә ярдәм итү.
*Салават Юлаев һәйкәле реконструкциясен сузарга ярамый. Башкортстанның төп символына карата ваемсызлык өчен тарих безне кичермәс.
*Корылтай бурычы - МХОда катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча мөһим эшләрне дәвам итү. Башкортлар гомер бакый йортларына кайгы-хәсрәт килгән авылдашларының хәлен белешкән, ярдәменнән ташламаган.
*Бөтенрусия җанисәбе буенча республикада яшәүче башкортларның сан күрсәткечләре бик яхшы. 2010 елда нәтиҗә 1 172 000 кеше булса, 2020 елда - 1 268 000 башкорт.
*Милли бию көнен булдыру кирәк дип саныйм. Аны танылган башкорт балетмейстеры Фәйзи Әдһәм улы Гаскәров туган көнне - 21 октябрьдә тәгаенләргә кирәк.
*Дәүләт җимлегеннән читләштерелгәннәр ялган таратты. Башкортстан башкортлар өчен генә дигән карагруһ идеяләр дә булды. Экологик хокукларны яклау ышыгы астында Баймак районында йөзләрчә кешеләрне болгаттылар. Безгә моның аша үтәргә һәм бүген милләткә ни кирәклеген аңларга, милләтне карагруһчылар юлы белән алып китәргә тырышучыларның чын ниятләренә төшенергә, Башкортстан һәм Русия халыкларының күпмилләтле гаиләсендә аңа таралырга юл бирмәскә кирәк иде.
*Дәүләтнең төп халкы ярдәменнән башка республиканы үстерү мөмкин түгел. Андый ярдәм булмаса, моңа тотынырга да кирәкми иде. Бүген мин бездә андый ярдәм барлыгына ныклы ышанам.
*МХО башлангач, Украинаның ул чактагы оборона министры башкортларга сорау белән мөрәҗәгать итте - башкортлар ни өчен сугыша? Ул чакта мин ник алар нәкъ менә безгә игътибар итә икән дип уйландым. һәм иң мөһимен аңладым - алар бездән курка, чөнки без - Ватанга тугрылыклы сугышчылар токымы. Сугыш кырында безне җиңү мөмкин түгел. Безнең халыкта сатлыкҗаннар юк. Без биш гасыр дәвамында Русияне якладык һәм яклаячакбыз да. Алар безне эчтән җимерергә маташуга мескен омтылышлар ясарга гына булдыра. Ләкин бу аларның кулыннан килмәячәк. Чөнки алар белән кабәхатлек һәм курку, ә безнең белән Башкортстан һәм башкорт халкы киләчәге җитәкчелек итә.
*Башкортстан - Русия державасының таяныч төбәге. Без - сан буенча күпмилләтле илнең дүртенче урынында торган халык. Без - күчмә тормыштан пилотсыз очу аппаратларына, сәнәгать роботларына һәм санлаштыруга, иң сыйфатлы ягулыкка, бишенче буын хәрби самолетлар өчен алдынгы моторларга, дөнья дәрәҗәсендәге гыйльми-белем үзәгенә күчкән иҗатчы халык.
*Милләт, ата-бабаларының иң яхшы мирасларын саклап, заманча да булырга тиеш.