Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 декабрь 2024, 19:49

Анна Полежаева: "Русия халыклары йорты - бердәмлек символы"

Ул бүгенге чараның илебез дәүләтчелеген үстерү һәм ныгытуга зур өлеш салуын билгеләде.

Анна Полежаева: "Русия халыклары йорты -  бердәмлек символы"
Анна Полежаева: "Русия халыклары йорты - бердәмлек символы"

Русия халыклары йорты директоры Анна Полежаева VI Бөтендөнья Башкортлары корылтае әһәмияте турында фикерләре белән бүлеште. Ул әлеге чараның илебез дәүләтчелеген үстерү һәм ныгытуга зур өлеш салуын билгеләде.
-Беләсезме, мин һәрвакытта да Русия халыклары йорты - ул күпмилләтле илебезнең халыклар бердәмлеге символы, шуңа да илебездәге һәр халык туган сыман якын һәм кадерле дип сөйлим. Без бердәм милләтне тәшкил итәбез һәм бүген һәр халыкның салган өлеше бик мөһим. Бүген пленар утырышта дәүләтебезне үстерү һәм ныгытуга һәр халыкның зур өлеш салуы турында күп сөйләдек. Ягъни, халык кына түгел, бүген хәтта һәр кеше, үзенең иле үсеше өчен җаваплылык тота.
Бүген пленар утырышта башкорт халкының дәүләткә ярдәм күрсәтүгә, МХО чикләрендә дәүләткә ярдәм итүгә керткән зур өлеше турында сөйләгәндә, бу һичшиксез, башкорт халкының бүгенге яшәеше һәм илебез файдасына күпме эшләр башкаруы турында һәркемнең тирән аңлавын һәм үрнәген формалаштыра, - диде Анна Полежаева.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: