Көнүзәк
10 декабрь 2024, 15:19

Җәмәгатьчелек объектлары төзелеше турында

Мәгълүм булуынча, 3 декабрьдә Радий Хәбиров туры элемтә аша республика халкы сорауларына җавап бирде.

Җәмәгатьчелек объектлары төзелеше турындаҖәмәгатьчелек объектлары төзелеше турында
Җәмәгатьчелек объектлары төзелеше турында

Сорау бирүчеләр "Әр-Рәхим " мәчете төзелеше торышы белән дә кызыксынды.
Радий Хәбиров белдерүенчә, бинага экспертиза үткәрелгән. Нигезе, стеналары, гөмбәзе яхшы хәлдә, манаралар торган түбәне берничә урыннан яңартырга кирәк. Әлеге вакытларда проект-документация эшләре бара. Бинаны тышлау эшләре проектка салына башлаган. Алда катлаулы, ләкин хәл итәрлек мәсьәләләр көтә. Бинаның тышкы эшләре тәмамлангач, эчке эшләренә тотыну планлаштырылган. Мәчетне төзеп бетерү өчен берничә миллиард сум кирәк. Объектның әзерлеген 3 ел эчендә 80 процентка җиткерү карала. Эшләрне дүрт ел эчендә төгәлләү күзаллана.
Воскресенский соборы - тагын да бер озак төзелүче объект. Православие храмын "Воскресенский соборы" мәрхәмәтлелек фонды төзеп бетерергә ярдәм итәчәк. Әлеге фондның оештыручысы - "Роснефть" компаниясе вице-президенты Геннадий Букаев. Бу фонд бары тик Воскресенский соборын төзетеп бетерү белән мәшгуль булачак.
Туры элемтә барышында Радий Хәбиров сорау бирүчеләргә Краснокама районының Иске Янъегет авыл мәдәният йортына корылмалар сатып алуда ярдәм күрсәтеләчәген дә белдерде. Ә инде Салават шәһәрендә яшәүчеләр "Октябрь" кинотеатрын аякка бастыруны күптән көтәләр. Радий Хәбиров аларга да мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә итте. Ул Салават хакимияте башлыгы Альберт Моталовка кинотеатр мәсьәләсен чишүгә җитди алынырга кушты.
"Республика Башлыгы милли мәдәният, әдәбият мәсьәләләренә ярдәм күрсәтүгә зур игътибар бүлә,- диде Гуманитар тикшеренүләр үзәге директоры Марат Мәрданов туры элемтә уңаеннан.- Республика җитәкчесе Русия һәм Башкортстан үсешенә зур өлеш салган кешеләрнең якты истәлекләрен мәңгеләштерү буенча да зур эшләр алып бара. Мидхәт Шакиров һәм Зыя Нуриевка һәйкәл кую буенча билгеләнгән планнарны да республика халкының уңай кабул итәчәгенә ышанам".

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас