Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 декабрь 2024, 13:39

Файдалы казылмаларга карата сак мөнәсәбәт кирәк

Аларны дөрес файдаланабызмы?

Файдалы казылмаларга карата сак мөнәсәбәт кирәк
Файдалы казылмаларга карата сак мөнәсәбәт кирәк

Аларны дөрес файдаланабызмы?

 

3 декабрьдә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров туры эфирда халык белән аралашты. Җир асты байлыкларыннан файдалану турында да сораулар булды.

 Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, 2018 елда, аеруча урындагы халыкка карата рәхимсез мөгамәлә иткән һәм экологиягә зыян китергән компанияләр булуы ачыкланып, табигать ресурсларын законсыз чыгаруга каршы көрәш комиссиясе төзелде. Комиссиянең эше законсыз эшчәнлек алып баручы оешмалар белән бәйле проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән иде, прокуратура һәм "Росприроднадзор" белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә ул "Графское" һәм "Таналык" кебек компанияләрне лицензияләреннән мәхрүм итте.

«Башнедра» фонды президенты, Русия җир асты байлыкларын эзләү эшчәнлегенең мактаулы разведчигы Расих Әгъзәм улы  Хәмитов махсус “Өмет” гәзитенә республика Башлыгы Радий Хәбиров белән үткән "Туры эфир" буенча үз фикерләрен белдерде.

 Спикер белдерүенчә, эфир аңа үзенең масштабы, каралган мәсьәләләрнең төрлелеге белән тәэсир иткән. Аларның төрлелеге республика Башлыгының эшчәнлегенең анда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын чын-чынлап яхшыртуга юнәлтелгәнлеген күрсәтә.

–  Табигый ресурсларны рациональ файдалану мәсьәләләре бүген дә, якын киләчәктә дә актуаль. Биредә илнең һәм аның төбәкләренең социаль-икътисади үсешенең максатларын һәм бурычларын билгеләгәндә икътисад  һәм экологик мәсьәләләр арасында  оптималь балансны саклау зарур.

Әйе, 2014-2018 еллар чорында җир асты байлыклары фонды белән дәүләт идарәсе системасында аерым функцияләрне һәм вәкаләтләрне үзәкләштерү, контроль һәм күзәтчелек дәрәҗәсе кимүе, хакимиятнең төрле федераль, төбәк һәм җирле структуралары арасында ведомствоара һәм иҗтимагый хезмәттәшлектә аерым проблемалар барлыкка килде. Җир асты байлыкларыннан намуссыз файдаланучылар  моны үз мәнфәгатьләрендә усал кулланды,  лицензия шартлары, табигатьне саклау законнары нормалары бозылды, җирле халыкның ризасызлыгы артты.

Шуңа күрә бу шартларда республика башлыгы Р. Ф. Хәбиров җир асты байлыкларыннан файдалану буенча ведомствоара комиссия төзү турында үз вакытында карар кабул итте, ул икътисадның мөһим өлкәсендә – республиканың табигый байлыкларын өйрәнү һәм үзләштерүдә туган мәсьәләләрне уңышлы хәл итә. Монда шуны билгеләп үтү мөһим – бүген кисәтү чаралары күрергә кирәк, ягъни тискәре нәтиҗәләрне бетерү түгел, ә мөмкин булган хокук бозуларны профилактикалау бурычы тора. Җир асты байлыкларыннан җаваплы файдаланучыларның күбесе моны аңлый һәм үти: техник проектлар буенча эш алып бара, лицензия шартларын бозмый.  Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча ведомствоара комиссия бу эшне координацияли. Аның эшчәнлеген, киләчәктә дә чынбарлыкны исәпкә алып, камилләштерергә кирәк дип саныйм, – дип белдерде тәҗрибәле белгеч.

 

Фото: resbash.ru

culture.ru

Файдалы казылмаларга карата сак мөнәсәбәт кирәк
Файдалы казылмаларга карата сак мөнәсәбәт кирәк
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: