-7 °С
Болытлы
Башкортстанда юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре атна саен, җомга һәм шимбә көннәрендә машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерәләр.
Республиканың баш автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр иткәнчә, бу атнада юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә административ хокук бозуларны булдырмауга юнәлдерелгән чаралар вакытында автомобильчеләргә карата 2300дән артык административ беркетмә төзелгән.
«Исерек килеш машина руле артына утыручы 115 шофёр тоткарланды», — дип билгеләде Владимир Севастьянов.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Дәүләт автоинспекциясе.