Көнүзәк
7 декабрь 2024, 06:46

Яугирләр республикага рәхмәтле

 Махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм чаралары аларның ихтыяҗларына карап үзгәреп торачак.

Яугирләр республикага рәхмәтлеЯугирләр республикага рәхмәтле
Яугирләр республикага рәхмәтле

 

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров туры бәйләнеш вакытында МХОда катнашучылар – бүген безнең өчен иң төп кешеләр, дип белдерде. МХО безнең барыбызны да берләштерде һәм без аларга киләчәктә дә ярдәм итәчәкбез, диде ул.

Махсус хәрби операция ветераны Илдар Мамадрахимов республика җитәкчесенә яугирләргә күрсәтелгән гуманитар йөкләр өчен рәхмәт белдерде. Илдар Миңнегали Шәйморатов исемендәге беренче батальон составында хезмәт иткән һәм яраланганнан соң туган ягына – Нуриман районына кайткан, фермерлык эшен алып бара.

Республика җитәкчесе яугирләргә рәхмәт әйтте. “Махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм чаралары аларның ихтыяҗларына карап үзгәреп торачак, - диде ул.  Моның өчен“Ватанны саклаучылар” фондының филиалына мөрәҗәгать итәргә кирәк, алар яугирләрнең бөтен ихтыяҗларын формалаштырып барачак, шуңа карап ярдәм чаралары кабул ителәчәк һәм финанслау чыганаклары билгеләнәчәк.

Эксперт фикере

Артур Йомагужин, Башкортстан Республикасы Башлыгының РФ милли гвардиясе гаскәрләре белән бәйләнеш буенча киңәшчесе, Салават Юлаев исемендәге ике батальон оештыручы:

  • Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче Башкортстан яугирләре республика башлыгына рәхмәтле. Аеруча, аларның гаиләләренә күрсәтелгән ярдәмнәре өчен. Башкортстанда яугирләргә ярдәм итү чаралары системага салынган һәм Русиядә уникаль булып тора. Яугир өчен фронтның алгы сызыгына озатылган гуманитар йөк кенә мөһим түгел, алар өчен гаиләләренең якланган, сакланган булуы мөһим. Бу – Радий Фәрит улының эшендә зур күрсәткеч.
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас