Көнүзәк
7 декабрь 2024, 06:59

Район поликлиникалары МХО ветераннарын кабул итәргә әзер

МХО ветераны Константин Алексеев  диспансеризация үтү мәсьәләсе турында сорады һәм үз теләген белдерде.

Район поликлиникалары МХО ветераннарын кабул итәргә әзерРайон поликлиникалары МХО ветераннарын кабул итәргә әзер
Район поликлиникалары МХО ветераннарын кабул итәргә әзер

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров белән туры бәйләнеш вакытында МХО ветераны Константин Алексеев  диспансеризация үтү мәсьәләсе турында сорады һәм үз теләген белдерде.  “МХО ветераннарына бөтен белгечләре дә булган поликлиникада диспансеризация үтү мөмкинлеге булса иде”, - диде ул.

“Әлеге вакытта Уфа шәһәренең поликлиникалары егетләрне кабул итәрлек хәлдә. Әмма ул егетләрнең саны артканнан-артачак.

Демобилизацияләнеп кайтучылар да булачак. Поликлиникаларның эшендә сыйфат югалмаска тиеш. Район үзәкләрендә без тәртипкә керткән поликлиникалар диспансеризация үтәр өчен уңайлы булыр дип уйлыйм. Мин шуны әйтә алам: район үзәкләрендәге кайбер поликлиникалар Уфа шәһәрендәге поликлиникалардан күпкә яхшырак. Әлеге вакытта җиде районда поликлиника төзибез. Озакламый Кушнаренкода яңа поликлиниканы тапшырачакбыз. Шуңа мин катлаулы хәлләрне Уфа шәһәрендә булачак дип күзаллыйм”, -диде Радий Хәбиров.

Эксперт фикере

Ирина Николаева, республика кардиология үзәгенең баш табибы:

  • Башкортстанда сәламәтлек саклау мәсьәләләренә зур игътибар бүленә. Яңа медицина җиһазлары сатып алына, фельдшер-акушер пунктлары ачыла, белгечләр укытыла. Авыруларны дәвалауда команда эше зур роль уйный. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның сәламәтлек саклау проблемаларын дәвалаучы доктор белән бер дәрәҗәдә аңлавы өчен зур рәхмәт әйтәсе килә. Аның республика халкы белән ачыктан-ачык бөтен проблемаларны уртага салып сөйләшүе – халыкның аңа булган ышанычын гына күрсәтми, ә булган проблемаларны хәл итүдә зур роль уйный.
Район поликлиникалары МХО ветераннарын кабул итәргә әзер
Район поликлиникалары МХО ветераннарын кабул итәргә әзер
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас