Көнүзәк
7 декабрь 2024, 07:14

МХО ветераннары кая эшкә урнаша?

Быел республиканың мәшгульлек үзәкләренә 181 МХО ветераны эш сорап мөрәҗәгать иткән. Шуларның 100енә эш табарга ярдәм иткәннәр. 

МХО ветераннары кая эшкә урнаша?МХО ветераннары кая эшкә урнаша?
МХО ветераннары кая эшкә урнаша?

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров белән туры бәйләнеш вакытында МХОдан кайтучыларны эшкә урнаштыру турында сүз булды. “Әлеге вакытта яраланып кайтканнар гына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә, - диде республика җитәкчесе. – Күз алдыгызга китерегез, әлеге вакытта сугышып йөрегән берничә мең кеше кайтып төшәчәк. Ул вакытта инде эш күләме башка булачак”.

Бүгенге көндә төп игътибар реабилитациягә бүленә. Властьлар кайткан егетләр белән эшли. Илеш районында бер ветеран авыл биләмәсендә башлык булып эшли башлаган. МХОдан кайтучылар “Ватанны саклаучылар” фондына бара, координатор булып эшкә урнашалар. Әмма алар күп түгел.  Төп масса әлеге вакытта фронтта, махсус хәрби операция зонасында. Аннан кайтучылар үзләренең тормыш өстенлекләрен үзгәртеп кайтачак һәм тормышка яңадан яраклашу өчен ярдәм сораячаклар. Аларны яңадан укыту, башка һөнәр үзләштерү буенча федераль программалар эшли. Бу максатларга ел саен 700 млн сумнан 1 млрд сумга кадәр акча бүленә.

“Ветераннарны республика белән идарә итү системасына җәлеп итәчәкбез”, - диде Радий Хәбиров.

Эксперт фикере

Алик Камалетдинов, БР Башлыгының яугирләр белән бәйләнеш буенча киңәшчесе:

  • Фронтның алгы сызыгында хезмәт иткән яугирләр үзләрен онытмаулары өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтле.
  • Даими рәвештш гуманитар конвойлар озатыла, яугирләрнең гаиләләренә төбәк ярдәм чаралары күрсәтелә. Быел республиканың мәшгульлек үзәкләренә 181 МХО ветераны эш сорап мөрәҗәгать иткән. Шуларның 100енә эш табарга ярдәм иткәннәр. 28е әлеге вакытта исәптә тора. Махсус хәрби операция башланганнан алып мәшгульлек үзәкләренә 281 кеше мөрәҗәгать иткән, 145 е эшкә урнаштырылган.
МХО ветераннары кая эшкә урнаша?
МХО ветераннары кая эшкә урнаша?
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас