Туры бәйләнеш вакытында Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировка махсус хәрби операциядә катнашкан яугирләрнең хәрби-табиб комиссиясе үтүендә очрашырга туры килгән проблемалары турында да әйттеләр. МХОда хезмәт итеп кайткан Руслан Герфанов Революция урамындагы 156 санлы йортта урнашкан хәрби хезмәткә җыю пунктында комиссия үтүчеләргә булыша. “Комиссияне икенче катта үтәргә кирәк, култык таякларында яисә коляскаларда анда менүе бик авыр”, - диде яугир.
Республика Башлыгы хәрби комиссар Михаил Блажевичка ашыгыч рәвештә бу мәсьәләне хәл итәргә, комиссия үтү өчен икенче бина табарга кушты.
Эксперт фикере
Артур Йомагуҗин, Салават Юлаев исемендәге ике батальон оештыручысы: