Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировтан туры бәйләнеш вакытында әлеге вакытта Луганск юнәлешендә хезмәттә булган “Сват” позывнойлы яугир дроннар эшләү перспективалары турында сорады. “Безгә тепловизорлы һәм төнге камералы пилотсыз очу аппаратлары кирәк”, - диде яугир.
Радий Фәрит улы әйтүенчә, соңгы ярты елда республикада сыйфатлы дроннар җыярга өйрәнделәр. Алар нәтиҗәле, әйбәт идарә итеп була, двигательләре дә Башкортстанда эшләнә.
Радий Хәбиров сәнәгать министры вазифаларын башкаручы Александр Шельдяевка яугирләрдән дроннарны тагын нәрсәләр белән җиһазландырырга кирәклеген сорарга кушты.
Эксперт фикере
Алик Камалетдинов, Башкортстан Республикасы Башлыгының яугирләр белән бәйләнеш мәсьәләләре буенча киңәшчесе: