Көнүзәк
6 декабрь 2024, 08:38

Инвалид балалар ярдәм барлыгын белергә тиеш

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировка туры бәйләнеш вакытында әтиләре сугышта хәбәрсез югалган яисә һәлак булган яугирләрнең инвалид балаларына игътибарны арттыру турында да сорау булды.

Инвалид балалар ярдәм барлыгын белергә тиешИнвалид балалар ярдәм барлыгын белергә тиеш
Инвалид балалар ярдәм барлыгын белергә тиеш

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировка туры бәйләнеш вакытында әтиләре сугышта хәбәрсез югалган яисә һәлак булган яугирләрнең инвалид балаларына игътибарны арттыру турында да сорау булды.

“Яугир һәлак булса, ул һичшиксез герой. – диде Радий Хәбиров. – Әгәр дә хәбәрсез югалса, бу күп вакытка сузылган йөрәк ярасы. Аның документлары да, белешмәләре дә юк. Льготалар алуы да кыен. Хәбәрсез югалганнарның туганнарына санаторийда дәваланырга мөмкинлек бирү турында сүз булды. Бу сорауны да Ленара Хакимовнага хәл итәргә боерам. (Ленара Иванова – Башкортстан Республикасы Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры). Ә бүген сорау биргән бала Уфа шәһәреннән булгач, мин аны Аксаков чыршысына чакырам. Инвалид балаларны билгеле шәхесләр белән очрашуларга күбрәк чакырырга кирәк”.

Эксперт фикере

БР сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Саубанова:

 

Башкортстанда 2025 елның гыйнварыннан сәламәтлекләре чикләнгән балаларга түләүле дә, түләүсез дә ярдәм күрсәтүче оешмаларның бердәм реестры барлыкка киләчәк. Реестрда мондый авыручы балаларга медицина, белем бирү һәм башка хезмәтләр күрсәтүче, шулай ук махсус балалар тәрбияләнә торган гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтүче коммерцияле һәм коммерциягә карамаган үзәкләрнең контакт мәгълүматлары күрсәтеләчәк. Әни кеше  ярдәм барлыгын, үзенең ялгыз түгеллеген, аңа ярдәм итә алуларын аңласын өчен.

Башкортстанда 2025 елның 1 июненнән хатын-кызлар өчен яңа туган баланың үсешен бәяләү буенча «Әни көндәлеге» кушымтасы эшли башлаячак.

Инвалид балалар ярдәм барлыгын белергә тиеш
Инвалид балалар ярдәм барлыгын белергә тиеш
Инвалид балалар ярдәм барлыгын белергә тиеш
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас