Бу атнада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкы белән туры элемтә үткәрде.
Башкортстан Фәннәр академиясе Стратегик тикшеренүләр институтының Социомәдәни анализ үзәге өлкән гыйльми хезмәткәре Александр Степанович Кобыскан әйтүенчә, республика җитәкчесе бар сорауларга да җентекле җавап бирде.
– Радий Хәбиров белән туры элемтә соңгы вакытта җәмгыятьтә күтәрелгән сорауларның күп өлешенә кагылды. Бу – махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү, өйләренә кайткач аларга лаеклы тормыш шартлары тәэмин итү, бу – җәмәгать транспорты мәсьәләләренә игътибар итү, бу – Уфада Рабкоров, Октябрь революциясе һәм Пугачев урамнарын төзекләндерүне тәмамлау мәсьәләләре (алар белән республика башкаласының көньяк һәм көньяк-көнчыгыш өлешләрендәге бөкеләрне хәл итү проблемасы бәйле), бу – Башкортстан халкының Салават Юлаев һәйкәлен ремонтлау, Әр-Рәхим мәчетен ачу һәм Мидхәт Шакировка һәйкәл кую уңаеннан борчылулары да. Радий Фәрит улы барлык сорауларга да аңлаешлы һәм тирән җаваплар бирде. Журналист Светлана Вәлиеваның сәяси-икътисади имеш-мимешләргә кагылган соравына комментарийларның мөһимлеген аерым билгеләп үтәсе килә. Бу инициатива үзе дә, яңгыраган җаваплар да урынлы иде, чөнки әлеге теманы игътибарсыз калдыру яки төгәл җавап булмау алга таба да мәгълүмати мохиттә спекуляцияләргә урын калдырыр иде. Шулай итеп, бу туры линия Башкортстан власте һәм җәмгыяте аралашуында мөһим коралга әйләнде, – ди филология фәннәре кандидаты, медиатикшеренүче Александр Кобыскан.