Көнүзәк
3 декабрь 2024, 16:43

Уфада Мидхәт Шакировка һәйкәл куелачак

Территорияне төзекләндерү белән бергә бу эшне башкару өчен берникадәр вакыт кирәк булачак.

Уфада Мидхәт Шакировка һәйкәл куелачакУфада Мидхәт Шакировка һәйкәл куелачак
Уфада Мидхәт Шакировка һәйкәл куелачак

Республика башлыгы Радий Хәбиров бүген туры элемтә вакытында республиканың күренекле дәүләт эшлеклесе, 1969 - 1987нче елларда Башкорт өлкә комитетының беренче секретаре Мидхәт Шакировка һәйкәл кую урынын атады.
"Безнең чынлап та, Мидхәт Закир улы Шакировның якты истәлеген мәңгеләштерәсебез килә. Аның якынча урынын да билгеләдек - ул Дорофеев һәм Коммунистик урамнары киселешендәге зур булмаган бакча", - диде Радий Хәбиров. Территорияне төзекләндерү белән бергә бу эшне башкару өчен берникадәр вакыт кирәк булачак. Бу максат өчен бюджеттан 50 млн. сум бүлү каралган.
Радий Хәбиров Башкортстанның икенче бер танылган дәүләт эшлеклесе Зыя Нуриевка һәйкәл урнаштыру мәсьәләсе тикшерелүен дә әйтте.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас