Көнүзәк
3 декабрь 2024, 16:07

Радий Хәбиров авыл клублары әһәмияте турында

"Мәдәният йорты, социаль-мәдәни үзәк булган авылда тормыш та гөрли",- диде ул.

Радий Хәбиров авыл клублары әһәмияте турындаРадий Хәбиров авыл клублары әһәмияте турында
Радий Хәбиров авыл клублары әһәмияте турында

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мәдәни үзәкләргә әверелүче һәм авыл тормышын бизәүче авыл клублары әһәмиятен билгеләде. Бу мәсьәлә буенча Краснокама районының Иске Янъегет авылында яшәүчеләр үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Алар ремонт барганда коллективның башка бинага күчеп эшләвен билгеләде.
Авыл Советы башлыгы Ирина Нигаматова әйтүенчә, социаль максатлы программалар фондыннан авыл клубына капиталь ремонт ясау өчен 8 млн. сум бүленгән. Әле подрядчик белән контракт төзелү дәрәҗәсендә. Ирина Нигаматова Иске Янъегет халкы исеменнән клуб өчен заманча корылмалар сатып алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
Радий Хәбиров күптән түгел Краснокама районында булуын һәм сәнәгать җитештерүе объектларын каравын белдерде. Мәсьәләне хәл итү өчен район хакимияте башлыгы Алексей Горбачев белән сөйләшергә вәгъдә итте. Ел саен мәдәният учреждениеләре өчен корылмалар сатып алуга акча бүленүен белдерде һәм авыл халкын үзләренең мәдәният йорты өчен көрәшүләренә рәхмәт әйтте. "Мәдәният йорты, социаль-мәдәни үзәк булган авылда тормыш та гөрли",- диде ул.
- Авыл - икътисадның, азык-төлекнең һәм хәвефсезлекнең мөһим өлеше. Әлбәттә, барысын да эшләргә кирәк!- диде республика җитәкчесе.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас