Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 декабрь 2024, 21:25

Пандуслар кирәк!

Радий Хәбиров СВО ветераннарының шәхси йортларында пандуслар урнаштыру мәсьәләсен аңлатты.

Пандуслар кирәк!
Пандуслар кирәк!

Радий Хәбиров СВО ветераннарының шәхси йортларында пандуслар урнаштыру мәсьәләсен аңлатты.

 

 СВО ветераны Азамат Әюпов Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән туры элемтә барышында республика җитәкчесеннән сугышларда имгәнгән ветераннар яши торган шәхси йортларда пандуслар урнаштыру мәсьәләсен хәл итеп буламы дип сорады.

– Бу гади сорау түгел. Күпфатирлы йортларда пандуслар урнаштыруга акчаларны без җибәрәбез. Ә шәхси йортлар турында сөйләгәндә, монда күп кенә юридик сораулар туа. Бу очракта  дәүләтнеке булмаган территориядә бюджет акчаларын тотарга хокукыбыз юк. Бу беренчедән.

Икенчедән, барлык шәхси йортлар төрлечә төзелгән, янкормалары бар һ. б. Шул ук вакытта пандуслар урнаштырганда билгеле бер стандартлар бар. Алар коляскада йөрүчеләргә уңайлы булсын өчен эшләнгән. Шуңа күрә еш кына пандусны билгеләү мөмкин түгел. Бердәнбер юл-бюджеттан тыш финанслау чараларын эзләү", - дип аңлатты Радий Хәбиров.

Башкортстан башлыгы мәсьәләнең хәл ителерлек булуын билгеләп үтте һәм «Ватанны саклаучылар» фондының БР филиалы җитәкчесе Гөлнур Кулсаринга аны проблемалардан хәбәрдар тотуын сорады. "Сорауларны хәл итәчәкбез. Бу төбәк хакимиятләренең бурычы", - дип билгеләде Радий Хәбиров.

 

 

 

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: