Уфада хәрби-социаль үзәк ачылды.
Башкортстанда Русия Оборона министрлыгының хәрби-социаль үзәге ачылды. Бу хакта Республика Башлыгы белән туры элемтәдә «Ватанны саклаучылар» фондының БР филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, илнең оборона ведомствосы компетенциясендәге сораулар белән дәүләт фонды филиалына махсус хәрби операциядә катнашучылар, шулай ук контрактчылар, хәрби хезмәткә чакырылучылар, мобилизацияләнгәннәр, иреклеләр һәм РФ Кораллы Көчләре сафларыннан чыгарылганнар һәм аларның гаилә әгъзалары мөрәҗәгать итә ала.
"Хезмәт күрсәтү „бер тәрәзә" принцибы буенча бара. Мөрәҗәгать итүчеләр актуаль мәсьәләләр: акча белән тәэмин итү, хәрби хезмәткәрнең шәхси кабинетыннан файдалану, хәрби хезмәт узу, тиешле түләүләрне билгеләү, дәүләт бүләкләре һәм медальләре белән бүләкләү, медицина һәм торак белән тәэмин итү, хәрби хезмәткәрләрне һәм ирекле формированиеләрдә булган гражданнарны эзләү һәм башка мәсьәләләр буенча консультация ала алачак», — диде Гөлнур Колсарина.