Көнүзәк
3 декабрь 2024, 16:23

Бөредәге Агыйдел яр буен төзекләндерү хакында

Радий Хәбиров Бөре шәһәренең Агыйдел яр буен проектлау һәм төзекләндерү срокларын атады.

Бөредәге Агыйдел яр буен төзекләндерү хакындаБөредәге Агыйдел яр буен төзекләндерү хакында
Бөредәге Агыйдел яр буен төзекләндерү хакында

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров туры элемтә вакытында Бөре шәһәренең Агыйдел яр буен проектлау һәм төзекләндерү срокларын атады.
Радий Хәбиров әйтүенчә, Бөре шәһәрендәге Агыйдел яр буен проектлау эше 2025 елда башланачак. 2026 елда төзекләндерү эшләрен башлау күзаллана. Анда җәяүлеләр юлы тәртипкә китереләчәк, шулай ук йөзү урынын төзекләндерү планы да бар. Күптән түгел шәһәрнең Осталар урамыннан елга ярына кадәр юл сузылган.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас