Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 декабрь 2024, 21:25

Дим Коләхмәтовның әнисе улы истәлеге өчен рәхмәт белдерде

28 ноябрь көнне Уфаның көрәш сараенда "Дәрвиш рухы+" концерты булып узды.

Анда башкорт рок-музыкасына нигез салучылар югары бүләкләр белән билгеләнде. "Дәрвишхан" башкорт рок-төркеме фронтмены һәм җырлар авторы Дим Әхтәм улы Коләхмәтов үлгәннән соң "Башкортстан Республикасының халык артисты" дигән мактаулы исемгә лаек булды. Бүләкне аның тол хатыны Альбина Коләхмәтовага БР Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы Урал Килсәнбаев тапшырды. 

30 ноябрь көнне Альбина Коләхмәтова бүләкне Дим Маннанның әнисе Римма Нисыйп кызы Коләхмәтовага тапшырды. Ул Учалы районының Үргүн авылында яши, аңа 86 яшь.

"Улымны онытмавыгыз өчен рәхмәт сезгә", - ди Римма Насыйповна.

Юлай НИЗАЕВ.

Дима Коләхмәтовның әнисе улы истәлеге өчен рәхмәт белдерде
Дима Коләхмәтовның әнисе улы истәлеге өчен рәхмәт белдерде
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: