Көнүзәк
27 ноябрь 2024, 18:03

Таңатарлар таң атканда казларын су коендырган...

 Бүген аларда өмә гөрләде.

Таңатарлар таң атканда казларын су коендырган...Таңатарлар таң атканда казларын су коендырган...
Таңатарлар таң атканда казларын су коендырган...

 Бүген аларда өмә гөрләде.

Каз өмәсе - халкыбызның әллә никадәр рухи байлыгын туплаган бик үзенчәлекле матур бәйрәмнәрнең берсе.
Каз өмәсе - авыл кешеләренең булдыклылыгын, эшсөярлеген, чисталыгын, пөхтәлеген, җыр-биюгә хирыслыгын, күңел вә җан байлыгын, аш-суга осталыгын, тагын никадәр сыйфатларын күрсәтә торган искиткеч матур йола.
Шушы күркәм сыйфатларның барсына да ия булган гаиләләрнең берсе безнең Таңатар авылындагы Флюрә апа һәм Фәвәзит абый Кашаповлар  гаиләсе.

Быел да алар, елдагыча, күп итеп казлар үстерделәр.
Авылның уңган апалары, әби-бабайларыбыздан калган йола-гадәтне кабат искә төшереп, бу йоланың бөтен кануннарын җиренә җиткереп, халык җырлары җырлый-җырлый өмә үткәределәр. Каз майлары белән майланган тәбикмәкләр белән сыйланып, сөйләшеп, көлешеп, гәпләшеп күңел ачтылар, дип язалар бу авылның китапханәсе хезмәткәрләре.

 Мул ризыклы булсын йорт-илләрегез, дуслар. Тәнегезгә – сәламәтлек, дөньягызга – бәракәт!

Таңатарлар таң атканда казларын су коендырган...
Таңатарлар таң атканда казларын су коендырган...
Таңатарлар таң атканда казларын су коендырган...
Таңатарлар таң атканда казларын су коендырган...
Таңатарлар таң атканда казларын су коендырган...
Таңатарлар таң атканда казларын су коендырган...
Таңатарлар таң атканда казларын су коендырган...
Таңатарлар таң атканда казларын су коендырган...
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас