Очрашуда жюри әгъзалары премиягә 14 номинациядә кергән конкурс гаризаларын билгеле, махсус эшләнгән критерийлар буенча бәяләделәро.
Объектлар буенча презентацияләр тыңладылар. Барлыгы 30 номинант каралды.
— Башкортстан илдә торак төзелеше лидерларының берсе. Төзүчеләребезнең төзелә торган торак комплекслары уңайлылык, төзеклек дәрәҗәсе буенча илнең иң яхшы проектларыннан калышмый. Республика премиясе төзелеш тармагының җитди лидерларын ачыкларга һәм аларның киләчәк эш векторын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк, — дип билгеләп үтте жюри әгъзасы, БР Төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Артем Ковшов.
Премия номинантлары 10 минут дәвамында үз объектлары турында җентекләп сөйләделәр, архитектурага, инфраструктурага, төзекләндерүгә, транспорт белән барып җитү мөмкинлегенә басым ясадылар.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Хөкүмәте порталы.