Бүген Казахстан Башкортстанның алдынгы сәүдә-икътисадый партнерлары өчлегенә керә, һәм инде дүртенче ел үзара сәүдә үсә. 2022 елда Башкортстан белән Казахстан арасында сәүдә әйләнеше 10 процентка артты. Ә 2023 елда ул тагын 4,2 процентка күбәйгән. Шунысы игътибарга лаек, күпчелек өлеше Русия төбәгеннән якын чит илгә экспортка туры килгән. Экспортка җибәрүнең нигезен химпром продукциясе, төзелеш материаллары, чимал, азык-төлек товарлары, металлар һәм текстиль тәшкил итә.
— Казахстан — Башкортстанның төп партнерларының берсе булды һәм шулай булып кала бирә, – ди БР Тышкы икътисадый элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры вазыйфаларын башкаручы Маргарита Болычева. – Без һәрвакыт партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерүнең һәм товар әйләнешен диверсификацияләүнең яңа векторларын эзлибез. Күрәсең, Русия һәм Казахстанның ХХ төбәкара хезмәттәшлек форумы Башкортстан белән Казахстан арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтүгә һәм эшлекле элемтәләрне ныгытуга яңа этәргеч бирәчәк.
Юлай НИЗАЕВ.
Фото: https://russia-and-kazakhstan-forum.com/tpost/g0hcfou5v1-bashkortostan-i-kazahstan-30-vzaimovigod.