18 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров уздырган атналык оператив киңәшмәдә видеоконференция режимында республикада инвалидларга социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Төбәкнең гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры вазыйфаларын башкаручы Юрий Мельников билгеләп үткәнчә, Башкортстанда 250 мең инвалид яши, шуларның 20 меңнән артыгы – балалар. Инвалид балалар өчен Башкортстанда республика шәһәрләрендә һәм районнарында 18 филиалы булган биш Дәүләт тернәкләндерү үзәге эшли.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елның октябрендә «Салют» республика тернәкләндерү комплексы үз ишекләрен ачты. Биредә тернәкләндерүдән тыш, балаларны җайлаштырылган белем бирү программалары буенча укыталар, медицина хезмәтләре күрсәтәләр. Ел саен “Салют”та мөмкинлекләре чикләнгән 7 мең балага хезмәт күрсәтеләчәк. Өлкән яшьтәге инвалидлар өчен дә сертификатлар каралган. Аның бәясе -52 500 сум.
Юрий Мельников Башкортстанда инвалидларны эш белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелүен өстәде. Аерым алганда, эш урыннарын квоталау нәтиҗәсендә 6,2 мең кеше эш белән тәэмин ителгән. Башкортстан Башлыгы сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кайгырту елына йомгак ясарга кирәклеген билгеләп үтте. Төбәк җитәкчесе шулай ук республика Хөкүмәтенә 2024 ел ахырына кадәр махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре елының тематик чаралары турындагы карарны расларга кушты, ул 2025 елның гыйнварында старт ала.
Фото: rus.kiziltan.ru