Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 ноябрь , 15:06

Бүләкләр илһам өсти

"Русия - самбо яклы" Бөтенрусия форумының беренче көне Русия Геройлары истәлегенә "Йолдыз" турнирында җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.

Бүләкләр илһам өсти
Бүләкләр илһам өсти

Призлы беренче - өченче урыннарны яулаганнарга Русия Геройлары һәм Башкортстан самбо Федерациясе президенты Эдуард Абдадилов медальләр һәм грамоталар тапшырды, Уфа истәлеге итеп йомшак аю уенчыклары да җиңүчеләргә бирелде.

Залда ярышларда катнашучылар тантаналы тынлыкта үз исемнәрен көтә, ләкин яшьләр тик тормый: "Көрәш сарае"ның яхшы келәмендә осталык, күнекмәләрен ныгыта.

Чыннан да самбо популярлашканнан популярлаша бара. Залдагы шат йөзле балалар гына түгел, мин әңгәмәләшкән ата-аналар да ярышларлан канәгать иде. Балалар сау-сәламәт, ихтыяр көчле булып үсәләр, укуда да сер бирмиләр.

Самбо дигәч, студент елларында самбога йөргән спорт мастерлыгына кандидатлар Таһир Ишмөхәммәтовны һәм Риф Даутовны искә төшердем, хәзер Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәрләре Самарадан килгән Илдар Миңлекаевның улы Сөләйман, Уруссудан килгән Петр Зиминның улы Артемий да җиңүче булды. Октябрьскидан килгән Рафаил Мөхәммәтҗановның улы Роман да аннан калышмаган. Туймазыдан килгән Алиса Ильясованың кызы Алира икенче тапкыр япышларла җиңеп чыккан. Алисаның өч баласы да самбога йөри икән.

Ата-аналарның шатлык һәм горурлык хисләренең чиге юк иде. Алар "Көрәш сарае"ндагы самбо бәйрәменнән бик канәгать калды.

Октябрьскидан килгән Русия Герое Степан Белов та ярышларның яхшы оештырылуын билгеләде һәм балаларны спорт белән даими шөгыльләнүенең мөһимлегенә игьтибарны юнәлтте.

Рәүф Идрисов.

Бүләкләр илһам өсти
Бүләкләр илһам өсти
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: