Нәкъ шулай дип аталды бу чара.
"Төмәнәк" татар иҗтимагый үзәгендә үткәрелгән чираттагы конкурс- бәйрәмдә Илчембәт, Кандракүл мәктәбе укучылары көч сынашты бүген. Кем җиңде дисезме? Әлбәттә, дуслык... Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки һәр команда әгъзалары да туган телләрендә бик матур сөйләшәләр икән.
Биремнәрен дә бердәй үтәделәр. Укытучылары Сәкинә Габделхак кызы һәм Заримә Фәрәис кызына рәхмәт. Аларның эш нәтиҗәсе бу. Җанатарлар булып килүче 1нче интернат-мәктәбе укучылары да актив булды.
Кунаклар булган җирдә тәбикмәкле чәй булмыймы инде? Чәй табыны берәштерә дә дуслаштыра да, әйеме?!
Балаларыбыз туган телләрен белсен дисәк, алар белән шул телдә аралашырга кирәк. Килешәсезме? Җанга җылы өрер бу хәбәр белән Төмәнәк татар-иҗтимагый тарихи мәдәни үзәге уртаклашты.