Бүген республика җитәкчесе Радий Хәбиров Туймазы районына эш сәфәре чикләрендә "РиаПласт" предприятиесе эшчәнлеге белән танышты. Предприятиедә яңа тегү цехы ачылган. Төбәк җитәкчесе аның ачылуына стартны "Легпром-2024" форум-күргәзмәсендә биргән иде. Ә инде "РиаПласт" компаниясенең яңа цехын төзү проекты 2020 елда "сәнәгать сәгате"ндә каралган булган. Дәүләт ярдәме чаралары сыйфатында предприятиегә ташламалы шартларда җир участогы бүленгән.
"РиаПласт" сибелмәле материаллар һәм азык-төлек продукциясе өчен төргәкләр җитештерә. Продукция ассортименты - азык һәм төзелеш материалларын ташу һәм саклауга тәгаенләнгән йомшак контейнерлар. Җитештерелгән продукция Русиядә һәм чит илләрдә сорау белән файдалана. Аны Казахстан һәм Үзбәкстанга экспортка озаталар.
Республика җитәкчесе җитештерү участокларын һәм продукция үрнәкләрен карады, хезмәтчәннәрнең эш шартлары белән танышты. "РиаПласт" предприятиесенең гендиректоры Ринат Шәйдуллин оешманың арытаба үсеш перспективалары турында сөйләде. Радий Хәбиров предприятиедә җитештерүне оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде, сәнәгатькә ярдәм күрсәтү нәтиҗәлелеген яхшы яктан билгеләде.
БР Башлыгы сайтыннан.