Туган яклар яшь белгечләрне көтә!
Бүген дә Уфада "Яшьлек House” базасында файдалы һәм мөһим чара узды. Бу юлы Шаран районы яшьләр үзәге вәкилләре яшь якташлары – югары уку йортлары студентлары белән – танышу, фикер алышу, актуаль сорауларны кузгату, уртак проектларга башлангыч бирүгә багышланган очрашу уздырды. Бу хакта безгә Уфа Фән һәм технологияләр университеты талибәсе Азалия Исмәгыйлева хәбәр итте.
- Без бу көнне көтеп алдык һәм Шаран яшләре очрашуда
бердәм катнашырга әзерләндек. Омтылуларбыз акланды – очрашу нәтиҗәле узды. Бүген безнең өчен спикерлар да чыгыш ясады. Районыбыз горурлыгы Айнур Гыйбатов – эшмәкәр, "Конгломерат" белем бирү программасы авторы – үз тормыш юлы белән таныштырды, студент еллары киләчәккә якты планнар коруда иң актив чор булырга тиеш дигән фикергә йогынты ясады.
Яшьләрнең якташлык җәмгыятьләре ассоциациясе вәкиле Җәмилов Айбулат Айзат улы оешма эше белән таныштырды. Бу минутларда бездә сораулар туган иде. Ә Айбулат Айзат улы аларга анык җаваплар иишеттерде.
Хакимият башлыгының финанслар буенча урынбасары Йосыпов Тимур Рәис улы безгә әле ныклап таныш булмаган актуаль теманы күтәреп, финанс өлкәсендә белемле булуның мөһимлеге, грантлар язу мәсьәләсе һәм яшьләр өчен социаль ярдәм программалары турында аңлатып үтте. Һәр чыгыш безне баетты, яңа белем кырларын ачты.
Шаран районы яшьләр якташлыгы җәмгыяте рәисе итеп Көнчыгыш икътисадый-юридик гуманитар академиясе студенты Гарифуллина Алина Илнур кызы сайланды. Шулай ук студентлар арасында башка, атап әйткәндә: мәдәни, дизайн һәм медиа, спорт өлкәләре буенча да рольләр бүленде. Бу билгеләнешләр район белән араны тагын да якынайтырга, безгә студент елларында ук фәһемле белем һәм тәҗрибә алырга чагыштырмача зур мөмкинлекләр ачарга ярдәм итәчәк.
Бу очрашуны без киләчәгебез өчен бик әһәмиятле дип билгелибез. Якташлар арасында үзара бәйләнешне үстерү, яңа проектларны чынга ашыру – бу безнең төп максатыбыз. Туган ягыбыз киләчәге бездә – актив, үткен, эш сөючән студентларда!