Дүртөйленең бүгенгесе һәм киләчәге очрашты...
Бүген Уфада, Башкортстанның Яшьлек House яшьләр йортында, Дүртөйле районы делегациясе республиканың алтын ресурсы – югары уку йортлары студентлары белән мөһим очрашу узды. Бу район
өчен бик әһәмиятле вакыйга булды.
Мондый чаралар белем алучы яшьләр һәм җирле хакимиятләр арасындагы элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә.
Студентларны кызыксындырган актуаль мәсьәләләр: эшкә урнашу мөмкинлекләре, инфраструктура үсеше, социаль инициативалар, яшьләр өчен карьера үсеше перспективалары һәм башкалар турында фикер алышу барысы өчен дә кызыклы булды.
Яшьләр һәм район вәкилләре арытаба районны үстерү планнары белән уртаклашты. Очрашуда өметле яшьләрне кызыксындырырдай яңа проектлар турында да бәян ителде.
Яшьләр өчен бу очрашу яңалыклар алып килде, киләчәккә планнар уятты. Киләчәген максатчан күзлектән күргән егетләр һәм кызлар сораулар бирделәр, үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен дә белдерделәр. «Якташлык көче» проекты һәм анда торучыларның өстенлекләре турында зурдан кубып сөйләштеләр. Киләчәккә юллар бүген салына. Шуны уйлап, УДНТУның 2 курс студенты Эльвина Имаеваны Дүртөйле якташлык җәмгыятенең рәисе итеп сайладылар.
Туган якларында яшь белгечләрне көтеп, зур өметләр баглап торалар.
Анда квалификацияле белгечләр һәрвакыт кирәк. Мондый очрашулар көтелгән нәтиҗәне бирми калмас. Креатив, амбициоз һәм иҗади пданнар, идеяләргә бай яшьләр кече ватаннары турында онытмас дип ышанасы килә.