Көнүзәк
7 ноябрь 2024, 06:21

Һава торышы юлларда саклык сорый

Республика буенча ял көннәрендә кар катыш яңгыр явуы көтелә.

Һава торышы юлларда саклык сорыйҺава торышы юлларда саклык сорый
Һава торышы юлларда саклык сорый

 Башгидрометүзәк хәбәр иткәнчә, 6 ноябрьдә Уфада айлык явым-төшем нормасының 17-23% ы яуган. Уфа-Дим метеостанциясе мәгълүматлары буенча, шәһәрдә кар катламының биеклеге 7 сантиметрга арткан.

Республика буенча, ял көннәрендә кар катыш яңгыр явуы көтелә.

Җомга көнне көндез -1, төнлә -5 градус булачак.

Шимбә, 9 ноябрь, көнне көндез термометр баганалары нульдән өскә күтәрелеп, +1 кадәр җылыта. Төнлә дә нибары -3 градус. 

Ә менә якшәмбе, 10 ноябрьдә, шулай ук көндез +1, төнлә +3 булачак.

Атна башыннан янә җайлап кына суыта башлар һәм икенче ялларга һава температурасы -13 градуска кадәр төшәр. 

Һава торышы юлларда саклык сорый. 

Фото Башинформ. 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас