Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 ноябрь , 22:43

Беренчелекне бирмәдек

Башкортстан кулланучылар хокукларын яклау буенча үз урынын саклап калды.

https://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Бүген, 5 ноябрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә кулланучылар хокукларын яклау, төбәк халкын сыйфатлы һәм хәвефсез товарлар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Төбәкнең сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры вазифаларын башкаручы Алексей Гусев әйтүенчә, республика Русия кулланучылар берләшмәсе рейтингында алдынгы урыннарда тора.

– Продуктларның сыйфатын мониторинглау чаралары республиканың узган ел йомгаклары буенча дәүләт хакимияте органнары тарафыннан кулланучылар мәнфәгатьләрен яклау дәрәҗәсе буенча Русия субъектлары рейтингында беренче урынны саклап калуына ярдәм итте, – диде Алексей Гусев.

Ведомство җитәкчесе билгеләп үткәнчә, республикада 2023 ел нәтиҗәләре буенча алкоголь продукциясе белән агуланудан үлем очраклары саны 15 процентка кимегән.

Продуктларның сыйфатына игътибар төбәк кибетләре киштәләрендә товарларның хәвефсезлеген арттырды. Ачыкланган хокук бозуларны җитештерүчеләргә һәм ритейлерларга тиз арада бетерү өчен җибәрәләр. 2024 елда республиканың Сынау үзәге базасында продукцияләргә 1200дән артык тикшерү үткәрелгән – бу былтыргы белән чагыштырганда 155 процентка күбрәк.

Башкортстанда товарлар сыйфаты турындагы мәгълүматның халык өчен ачык булуына аерым басым ясала. Тикшеренүләр турындагы мәгълүмат “Ачык сыйфат” порталына урнаштырыла, анда һәркем республика продукциясенең хәвефсезлеген һәм стандартларга туры килүен тикшерә ала.

Моннан тыш, бездә “Честный знак” системасы аша товарларны цифрлы маркировкалау буенча актив эш алып барыла. 202 меңнән артык кеше мобиль кушымтаны үзенең мессенджерына урнаштырган, аның ярдәмендә товарларның легальлеген тикшерергә, шулай ук хокук бозулар турында хәбәр итәргә мөмкин. Мәҗбүри маркировка, эчемлекләр һәм даруларны да кертеп, 24 төркем товарны үз эченә ала. Әлеге система ярдәмендә кулланучылар сатып алына торган продуктларның сыйфатына ышана ала, ә легаль булмаган товарлар кассада аша үтә алмый.

Радий Хәбиров республиканың Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы хезмәткәрләренә яхшы нәтиҗәләр өчен рәхмәт белдерде һәм кулланучыларны сыйфатсыз продукциядән яклау эшен дәвам итәргә кушты.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: